Иң мөһиме әкиятләрдә нәни тыңлаучылар өчен кыргый табигать проблемалары турында анда яшәүчеләрнең үз авызыннан белү, аларның тавышын ишетү. Бу җәһәттән экологик әкиятләрнең роле генә түгел, анда хайваннар, үсемлекләр җанлана һәм табигатьтәге һәм гадәти тормыштагы теләсә нинди үзгәрешләргә каршы тора. "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары "Урманда Машаның маҗаралары"дигән театральләштерелгән экологик әкият күрсәттеләр. Әкият геройлары урманда үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр һәм аңлаттылар. "Урманда без кунаклар гына, шуңа күрә хайваннарны рәнҗетергә, чәчәкләрне өзәргә, бөҗәкләрне тотарга ярамый. Алар куяннарга бәласенә китергән Машаның начар тәртибен күрделәр. Ә бу әкияттәге соры бүре урманны бәла-казадан саклый. Нәниләргә әкият бик ошады. Алар урманны кыерсытмаска, чүп-чар таратмаска, чәчәкләрне өзмәскә, бөҗәкләрне тотмаска, агач ботакларын ватмаска,- дигән карарга килгән. Иң мөһиме-балаларны табигатькә сакчыл карарга өйрәтү! Һәм бүген бу бурыч үтәлгән!