Зәйдә «Дөнья объективта» дип исемләнгән фотокросс узды

2022 елның 17 мае, сишәмбе

«Цифрлы белем бирү мохите» федераль милли проектын тормышка ашыру кысаларында, һөнәри белем бирү оешмаларында цифрлы белем бирүне тормышка ашыру  максатыннан, Зәй политехника көллияте исәпләү техникасы, периферия һәм презентация җиһазлары, программа белән тәэмин ителде, ә бу исә ике уку кабинетын кирәгенчә җиһазландыру мөмкинлеге бирде. 17 майда беренче һәм икенче курс студентлары өчен Бөтендөнья Балалар ышаныч телефоны көненә багышланган «Дөнья объективта» дип исемләнгән фотокросс узды. Һәр төркемнән 5әр кеше командага керде, алар алдына 6 төр бирем үтәү бурычы куелды. Фотокросс нәтиҗәләре буенча балалар 1,2,3 урыннар өчен дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International