Зәй солдатының һәлак булуы рәсми расланды

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Зәй районы Хәрби комиссариаты якташыбыз-22 яшьлек хәрби Милочкин Дмитрий Федоровичның һәлак булуы турында фаҗигале хәбәр алды. Зәй районының Поручик авылында яшәгән, 35390 хәрби часть хезмәткәре рядовой Милочкин Дмитрий Федорович, Луганск һәм Донецк халык республикалары  территориясендә махсус хәрби операция үтәгәндә һәлак булды. Ул хәрби хезмәткә 2019 елның 3 июлендә чакырылган, шул ук елны хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегән. Аны соңгы юлга озатуны оештыру мәсьәләләрен хәрби бүлек, район хакимияте һәм хәрби комиссариат үз өстенә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International