2022 нче елның 13 нче маенда Зәй муниципаль районы «Балалар иҗат йорты» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе базасында, һөнәри үсеш һәм белем бирү оешмаларының яшь укытучыларын иҗади үстерү мәсьәләләренә багышланган форумы узды. Конкурста катнашучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Сәфәргалиев Эрнст Рәис улы һәм «Ак Барс банк» ачык акционерлык җәмгыятенең сату офисы җитәкчесе Якупова Инзилә Фәиз кызы сәламләделәр, ул цифрлаштыру елында хәйрия акциясе кысаларында яшь укытучыларга яңа ноутбуклар тапшырды. Форум кысаларында «һәркем укыйсы килерлек итеп укытырга», «Адым саен уңышка», «Тәрбия процессында сыйныф җитәкчесенең роле» дигән мастер-класслар, «Театр педагогикасы алымнары ярдәмендә психоэмоциональ киеренкелекне бетерү» дигән психологик тренинг үткәрелде. Экспертлар булып гомуми белем бирү оешмалары укытучылары, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар чыгыш ясады. Эш нәтиҗәләре буенча педагоглар, яшь педагоглар форумында катнашу хокукы бирүче сертификатларга ия булдылар.