Зәй шәһәренә нигез салынуның 370 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, бүген Сәвәләй авылында Яр Чаллы шәһәренең Рәссамнар берлеге күргәзмәсе ачылды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары П.С Уразайкин, Татарстан Республикасының халык артисты В.В. Агапов, Рәссамнар берлеге әгъзалары һәм җирле халык катнашты. Очрашу барышында рәссамнар Сәвәләй мәдәният йортына түләүсез 80 картина тапшырдылар. Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Халык рәссамы Хаҗиев Мадияр Шәрип улы, Россия һәм Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия Рәссамнар берлегенең Чаллы бүлекчәсе рәисе Әхмәтов Ленар Җәмил улы, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Новожилова Ольга Васильевна Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Чара район мәдәният йорты коллективлары концерты белән тәмамланды.