Без табигатьнең бер өлеше, без барабыз бердәм. "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Әгъзамова Гөлшат Хәкимҗан кызы балаларны кечкенәдән тирән белемнәрне үзләштерергә, табигать белән аралашырга, аның байлыкларыннан файдаланырга һәм явызлар кулыннан саклый белергә өйрәтергә кирәк,- дип саный. Без барыбыз да якты киләчәк, имин җир, кеше һәм табигать дуслыгы турында хыялланабыз. Шушы көннәрдә балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә «Күгебезне аяз һәм җиребезне яшел итеп саклыйк!" акциясе узды. Нәниләр тәрбиячеләре белән бердәм эш башкардылар. Барлык балалар да бик канәгать калдылар.