Зәйлеләр "Үлемсез полк" акциясенә кушылды

2022 елның 9 мае, дүшәмбе
Бүген Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» йөреше узды. "Үлемсез полк" ул - Бөек Ватан сугышында тормышларын кызганмыйча Ватанны азат итү өчен көрәшкән һәр кеше турында хәтерне саклап калуга юнәлдерелгән акция. «Үлемсез полк» ел саен бөтен дөнья буенча миллионлаган кешеләрне берләштерә. Зәй урамнары буйлап «Үлемсез полк»та 3 меңнән артык кеше үтте. Колоннаны район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, аның урынбасары Петр Сергеевич Уразайкин һәм башка рәсми затлар җитәкләде. Чарада катнашучылар безгә тыныч күк йөзе бүләк иткән бабасының, туганнарының һәм якыннарының портретын югары һәм горур рәвештә алып барды. Үз ата-бабаларын хәтердә саклаган һәркем "Үлемсез полк"сафларыннан уза һәм һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр сала алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International