Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы Р.Г. Кәримовның 9 Май - Бөек Җиңү көне белән котлавы
2022 елның 9 мае, дүшәмбе
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле зәйлеләр! Сезне барыбыз өчен дә изге һәм бөек бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлыйм! Җиңү көне - Бөек Ватан сугышы елларында Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген фидакарьләрчә саклаган халкыбызның үлемсез батырлыгы турында хәтер ул. Сугышчыларыбызның ныклыгы һәм батырлыгы, иң югары идеалларга һәм биргән антларына тугры булуы безнең һәм киләчәк буыннар өчен Ватанга мәхәббәт үрнәге булды һәм шулай булып кала да. Батырлыклары, дошманны җиңүләре, имин тормышыбыз өчен ветеран-фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә чиксез рәхмәтебезне белдереп, алар алдында баш иябез. Зәйлеләрнең һәр буыны җиңүчеләрнең олы батырлыгын хәтерлиләр, без илебез иминлеге өчен һәлак булган солдатларны һәм хәзерге вакытта исән булган ветераннарны хөрмәтлибез, күпмилләтле халкыбыз батырлыгына сокланабыз. Бөек Ватан сугышы елларында Зәйдән 11600 кеше фронтка киткән, аларның 7410сы туган якларга әйләнеп кайтмаган, мәңгегә яу кырында ятып калган. 2800 якташыбыз хәрби медальләр һәм орденнар белән бүләкләнгән. Якташларыбыз Григорий Федотович Ларионов, Николай Иванович Майков - Советлар Союзы Геройлары, Александр Афанасьевич Васильев - Дан орденының тулы кавалеры, әлеге каһарманнарыбыз, чын мәгънәсендә, халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы һәм мактанычы. Совет солдатларының батырлыгы, фидакарьлеге һәм ныклыгы нәтиҗәсендә без тыныч тормышта яшибез, эшлибез, иҗат итәбез, киләчәккә планнар корабыз һәм иртәгәсе көн турында зур ышаныч белән уйлый алабыз. Бу үзенчәлекле көндә без сугыш ветераннары һәм бүген илебез иминлеге сагында торучы солдатларга зур хөрмәтебезне белдерәбез. Барыгызны да милли горурлык һәм бердәмлек символы булган Бөек Җиңү көне белән котлыйбыз! Җиңү, безнең тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, һәлак булган фронтовикларның тол хатыннары һәм балалары. Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер, гаиләләрегезгә иминлек һәм бәхет, тыныч һәм якты көннәр насыйп булсын. Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын яклау буенча махсус хәрби операциядә катнашып, Россиянең иреген, намусын һәм абруен саклаучы егетләребезнең исән-имин кайтуларын телим. Бөек Җиңү көне белән! Тирән ихтирам белән, район башлыгы Разиф Кәримов.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
Зәйдә традицион массакүләм велоузыш узачак
Зәйдә традицион массакүләм велоузыш узачак
"ЭкоЯз-2026"
Елгалар, күлләр кебек табигый сулыклар экосистемаларның мөһим компонентларын тәшкил итәләр һәм табигатьнең күп кенә уңайлыкларын тәэмин итәләр.
"Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара Җир көнен билгеләп үттеләр
"Теремкәй" балалар бакчасының өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә чын мәгънәсендә әһәмиятле һәм күңелгә үтеп керерлек бәйрәм узды. Алар Халыкара Җир көнен билгеләп үттеләр һәм балаларны «Эколята»га алу тантанасын үткәрделәр.
Киокусинкай каратэсы буенча «Җиңү Кубогы» республика ярышлары узды
3 майда Базарлы Матак шәһәр тибындагы бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Киокусинкай каратэсы буенча «Җиңү Кубогы» республика ярышлары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз