Зәй-2 бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

2022 елның 8 мае, якшәмбе

Бүген шәһәрнең тарихи өлешендә - Зәй-2 бистәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, сугыш ветераннарының тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, предприятие һәм оешма коллективлары, дин әһелләре катнашты. Кызганычка каршы, Емелин Василий Петрович - Зәйдә яшәүче бердәнбер сугыш ветераны, сәламәтлеге  буенча митингта катнаша алмады, ә тормыштан киткән ветераннарның тол калган хатыннарын Галиева Рәисә Нурмөхәммәт кызы тәкъдим итте. Районда Бөек Җиңүнең 77 еллыгын 6 ветеран, 324 тыл ветераны, 13 тол хатын һәм 3 концлагерь тоткыны каршылый. Район башлыгы Разиф Галиевичның фидакарьлек һәм батырлык өчен рәхмәт сүзләре, исән-сау калган, вафат булган ветераннар, барлык Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә яңгырады. "Бүген без балачаклары сугыш елларына туры килгән, тылда хезмәт иткән, сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән һәркемгә тирән хөрмәт һәм рәхмәтебезне белдерәбез, алар алдында баш иябез", - диде Разиф Галиевич. Сәламләү сүзләре белән шулай ук районның хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Сергей Хватков чыгыш ясадылар. Концерт программасы тәмамланганнан соң, тантанада катнашучылар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында ил өчен һәлак булган уллар һәм кызларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International