Зәй аграрийлары чәчү темпларын арттыра

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Бүгенге иртәгә арпа, борчак, горчица, орлыкка чәчү төгәлләнде. Гомумән алганда, чәчүлек мәйданнарының 50% тан артыгы чәчелгән. Арпаның беренче шытымнары барлыкка килде инде. 2022 ел уңышы өчен 1 га мәйданга 110 кг. минераль ашлама тупланган, бу республикада иң яхшы күрсәткеч. Районның авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә техник культуралар: шикәр чөгендере, көнбагыш һәм тамыр чәчү, уҗым культураларын яфрактан тукландыру эшләре бара. Бөртеклеләрне чәчүдә алдынгы механизаторлар: «Зәй» АФнан Шәйхиев Айнур һәм Гыймазов Райнур ДМС-12 чәчү комплексы белән, Класс-Ксирион тракторында 1350 га мәйданда бөртекле сабан культуралары чәчтеләр. "Зәй шикәре" АФнан Ермалаев Михаил һәм Хафыйзов Рамил ДМС-12 чәчү комплексы белән, Класс-Ксирион тракторында 1150 га. да  һәм "Зәй" АФнан  Хорш Пронто  чәчү комплексы белән, Джон -Дир  тракторында Хәйруллин Илдус һәм Мөхәммәтдинов Рөстәм 900 га.  мәйданда чәчү эшләрен башкардылар. Җылы һава торышы  чәчүгә уңай шартлар тудыра: 4 нче  майга  аграрийлар планлаштырылган 8,9 мең га мәйданнның 3,3 мең  мәйданында  шикәр чөгендере чәчкән,  планлаштырылган 2,5 мең гектар көнбагышның 0,4 мең гектары чәчелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International