«Кыңгырау» балалар бакчасында кошларга багышланган акция узды

2022 елның 3 мае, сишәмбе

29 апрельдә «Кыңгырау» балалар бакчасының өлкән төркемендә кошларга багышланган акция узды. Ел саен март азагы, апрель башында җылы илләрдән кошлар очып кайта. Әмма аларга тиз генә торак табу җиңел түгел – агачлар киселгән, сыерчык оялары корыган. Электән сакланып килгән халык гореф-гадәте бар - йорт янында сыерчык оялары элү. Быел да яшь әтиләр һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әби-бабайлары канатлы дусларыбызга карата зур игътибар күрсәттеләр, алар өчен шундый матур һәм уңайлы сыерчык оялары кордылар. Сыерчыкларны балаларның күңел җылысы салынган оялар каршы ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International