Зәйдә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе
Бүген шәһәрнең 3 нче урта гомуми белем мәктәбендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен формалаштыру” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды. Семинар укучыларның чыгышлары белән башланып китте. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәйретдинова Ф.С., Хәлиуллина Х.Ә., Гыйльманова Т.П., Яһудина К.Г. эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Сүз федераль дәүләт белем стандартларын гамәлгә ашыру шартларында ана телен укытудагы яңалыклар белән бергә дәрестән тыш чараларны оештыру мәсьәләләре турында барды. Яңартылган белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда коммуникатив, мәгълүмати-аналитик компетенцияләр формалаштыру - төп бурычларның берсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International