Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Яшьләр эшләре буенча идарәсе хезмәткәрләре «Мәгариф» милли проекты кысаларында «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» төбәк проекты кысаларында зур эш башкара. Ел саен Зәйдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган чаралар оештырыла. Бу ел да искәрмә түгел. Гомуми белем бирү оешмалары укучылары немец концентрацион лагерьларында һәлак булган сугышчы- азат итүче һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чарада шулай ук «ФОРПОСТ» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр һәм мәктәп бүлекчәләренең Зәй территориаль үзәге, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссариаты хезмәткәрләре катнашты. Район яшьләр эшләре идарәсе тарафыннан башкарыла торган проект кысаларында үтүче чаралар, балаларда һәм яшьләрдә патриотик кыйммәтләр, гражданинның үз-үзен тотышы кагыйдәләрен һәм мәдәни тарихи үткәнгә карата хөрмәт тәрбиялиләр һәм үстерәләр.