«Язның беренче чәчәкләрен бергәләп саклыйк»

2022 елның 12 апреле, сишәмбе
13 апрельдә «Шатлык» балалар бакчасында «Язның беренче чәчәкләрен бергәләп саклыйк» акциясе үтте. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар тәрбиячеләр белән берлектә мәгълүмат-буклетлар, табигатьне саклауга багышланган газеталар әзерләделәр, аларны бакчалары тирәсендәге йортларда яшәүче шәһәрдәшләренә тараттылар. Балаларга матурлыкны бергәләп тырышканда гына саклап калып булуын төшендерделәр. Өзмәскә, йолкып ташламаска, ә киресенчә сокланырга, матурлыкны күрергә өйрәнергә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International