«Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында иң кирәкле һөнәрләр буенча бушлай укуларны хәзер 35 яшькә кадәрге гражданнар да уза ала. 50 яшьтән алып һәм кечкенә балалары булган хатын-кызлар өчен яңадан әзерләү программасын киңәйттеләр. Өстәмә белем алуга: армиядән кайтканнан соң, дүрт ай эчендә эшкә урнашмаганнар; белем турында документ бирелгән көннән дүрт ай эчендә эшкә урнашмаган яшь кешеләр; эштән китү куркынычы астында булган хезмәткәрләр; урта һөнәри яки югары белемсез гражданнар; урта һөнәри һәм югары белем алуны тәмамлаучылар исәп тота ала. Яңадан укытуны оештыру белән «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)», РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе һәм Томск дәүләт университеты шөгыльләнә. Аларның чыгымнарын дәүләт каплый. Уку өчен гаризаны «Россиядә эш» порталында бирергә мөмкин (trudvsem.ru). Сораулар буенча Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгенә түбәндәге адрес буенча: Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 37б йорты, 4нче бүлмә / яки 8(85558)7-15-43 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.