Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә мәгариф оешмалары җитәкчеләре киңәшмәсе узды
2022 елның 6 апреле, чәршәмбе
Бүген 6 нчы мәктәптә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында мәгариф оешмалары җитәкчеләренең «Мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре» дигән темага киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә катнашучылар алдында кереш сүз белән район башлыгы Разиф Кәримов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны райондагы икътисади вәзгыять белән таныштырды, һәркемне көндәлек тырыш хезмәте белән аның алга таба үсешенә үз өлешен кертергә чакырды. Семинар темасы буенча төп доклад белән мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыкты. Шулай ук өстәмә докладчылар: 6 нчы мәктәп директоры Вәсилә Исрафилова, М.Х. Хәсәнов исемендәге Бигеш урта мәктәбе директоры урынбасары Рушания Ягъфәрова, 6 нчы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Роза Гыйләҗева чыгышлары тыңланды. Балалар һәм яшүсмерләр арасында йогышлы авырулар санының торышы һәм яңа коронавирус йогышын профилактикалау турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнары территориаль бүлеге җитәкчесе Ринат Насыйбуллин сөйләде. Киңәшмә «Ел укытучысы» һөнәри бәйгесендә катнашу нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз