“Һәр сыерчыкка – үз оясы” акциясе үтте

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе
Беренче апрель Халык-ара Кошлар көне буларак билгеләп үтелә. "Шатлык" балалар бакчасында “Һәр сыерчыкка – үз оясы” акциясе үтте. Барлыгы 12 сыерчык оясы ясалды. Сабыйларның яшь әтиләре, бабайлары төрледән-төрле матур, кызыктыргыч оялар ясап, канатлы дусларыбызга карата игътибарлы, мәрхәмәтле булганнарын күрсәттеләр. Балаларның кечкенә куллары, күңелләре белән җылытылган сыерчык оялары үз җырчы кошларын каршылый!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International