Авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып

2022 елның 5 апреле, сишәмбе
«Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Зәй районының Кадер авылында 2021 елда яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. 46 ел дәвамында Кадер авыл җирлегендә яшәүчеләрнең сәламәтлеген фельдшер Альмира Фәретдинова күзәтеп бара. Аның сүзләренә караганда, халык бу вакыйганы бик озак көтте, ФАП яхшы җиһазландырылган, медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да бар. Бүгенге көндә әлеге ФАП Кадер һәм Федотовка авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтә - бу 340 кеше, шуларның 148е – эшкә яраклы, 134 е – пенсионерлар, 58 е – балалар. Районда әлеге программаны тормышка ашыру чорында барлыгы 11 ФАП төзелде. Агымдагы елда Гүлькин һәм Яңа Спасс авылларында яңа ФАПлар төзү планлаштырыла, анда 650-дән артык кешегә хезмәт күрсәтеләчәк. Әлеге программа ярдәмендә кече торак пунктларда һәм ерактагы территорияләрдә яшәүчеләрнең дәүләт гарантияләре программасында каралган медицина ярдәменең барлык төрләрен алу мөмкинлеге барлыкка килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International