«ЭКОяз - 2022» акциясе кысаларында, бүген «Салават күпере» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә педагог Н.П. Волкова тарафыннан лэпбук төзелгән. Лэпбукта китаплар рәвешендә табигать турында табышмаклар, табигатьне саклау турында шигырьләр, экологик әкиятләр, табигать турында мәкальләр туплаган. Болар барысы да балаларга өйрәнелгән теманың асылын ачарга ярдәм итә. «Чүпне сортировкалау» уены балаларга чүпне ташларга гына түгел, ә эшкәртергә дә мөмкин дигән төшенчәне формалаштырырга ярдәм итәчәк. Уенның максаты: төрле материаллардан ясалган предметларны төрле төркемнәргә бүлә белү.