Зәйдә хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрелде

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Р.М. Хаҗипов муниципаль казна учреждениеләре хезмәткәрләре белән хезмәтне саклау буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында учреждениеләрдә хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы, 2022 елга бурычлар һәм планнар каралды. Шулай ук Ринат Хаҗипов киңәшмәдә катнашучыларны Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларны тормышка ашыруда актив катнашырга чакырды, ул 2022 елның 28 апрелендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International