Бүген район башлыгы Разиф Кәримов эш визиты белән “Зәй элеваторы" ҖЧҖендә булды һәм аның җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу барышында предприятиенең эш йомгаклары һәм агымдагы чорга перспектив планнары турында фикер алыштылар. Предприятиедә 50 хезмәткәр исәпләнә. Бүгенге көндә иң беренче бурычлар булып 2021 елда кабул ителгән ашлыкны төяп җибәрүне тулысынча тәмамлау; җайланмаларга планлы - профилактик ремонт ясау һәм яңа уңышны кабул итүгә әзерлек эшләрен дәвам итү тора. Разиф Галиевич шулай ук ике йөк төягечнең монтаж эшләре барышы белән танышты, элеваторның автомобиль йөк төягечләре белән җиһазландырылуы, автотранспорттан ашлыкны тизрәк кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Район башлыгы коллективка яхшы оештырылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да нәтиҗәле эшләүләрен теләде. Шулай ук Разиф Галиевич "Зәй шикәре" ААҖдә булды. Биредә ул склад бүлмәләрен, ваклап тутыру цехын карады. Көн саен 600-650 тонна әзер продукция төяп озатыла, бүгенге көндә завод гадәти режимда эшләвен дәвам итә.