Зәй муниципаль районында яшь лидерлар өчен яңа проект старт алды. Беренче очрашу барышында 5-9 класс укучыларына «Зур үзгәреш» конкурсына старт бирелү турында сөйләделәр, шулай ук балаларны «Unity» яшьләр командасына чакырдылар. Проектның максаты - «Unity» балалар иҗтимагый оешмасы эшен оештыру юлы белән, Зәй районының социаль актив яшьләренең потенциалын үстерү һәм максималь файдалану өчен шартлар тудыру. Шул рәвешле, 2022 елда 30дан артык чара оештыру планлаштырыла, ә бу мастер-класслар, мотивацион очрашулар, лидерлыкны үстерү буенча тренинглар һәм башкалар. Әлеге проект беренче тапкыр тормышка ашырыла, ә аның җитәкчесе Петров Максим. Максим - Татарстан Республикасы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы рәисе, шулай ук «Зур үзгәреш» бөтенроссия конкурсы призеры.