"Серле дөнья-театр”

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Зәй үзәкләштерелгән китапханәләр системасында февраль аеннан март аена кадәр «Китапханәдә театр» дигән конкурс – фестиваль үткәрелде. Конкурс балаларның иҗади сәләтләрен ачыклауга һәм аларның әдәби әсәрләрне, хикәяләрне һәм әкиятләрне театральләштерүдә катнашуына юнәлдерелгән иде. Фестиваль кысаларында 28 китапханәдә 61 театрлаштырылган тамаша күрсәтелде һәм аларда барлыгы 215 укучы катнашты. Барлык катнашучылар да рольләрен зур осталык белән тырышып башкардылар, һәр чыгыш үзгә, кабатланмас булды. 30 мартта Халыкара театр көне уңаеннан, үзәк китапханәдә район конкурс – фестиваленә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Югары Мәлем авыл китапханәсе яулады. Икенче урында Чыбыклы һәм Урта Баграж авыл китапханәләре булды. Өченче урынны Имәнлебаш, Кадер һәм Бигеш авыл китапханәләре бүлеште. Моннан тыш, төрле номинацияләрдә 14 китапханә дипломнар белән бүләкләнде. Китапханә директоры Сәрия Батршина җиңүчеләрне котлап аларга уңышлар теләде һәм бу өлкәдәге эшнең алга таба да дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде. Барлык тамашачыларга да Югарымәлемлеләрнең Фоат Садриев әсәре буенча куелган «Мактандылар» тамашасы, Урта Баграж китапханәсе хезмәткәрләренең «Башак» курчак театры, Якты Күлдән «Аю һәм керпе» театры чыгышлары бик ошады. Чыбыклы китапханәсенең даими укучысы, кечкенә Илгиз Әфләтуновның «Дүрт дус» татар халык әкиятен башкаруын карап тамашачы аны алкышларга күмде. Чара ахырында җиңүче һәм призлы урын алган малай-кызларга дипломнар, татлы күчтәнәчләр өләшенде. Чарага "Татмедиа" АҖнең электрон массакүләм мәгълүмат чаралары буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Эльмира Шабринада чакырылган иде. Ул барлык катнашучыларга һәм нәни артистларга тел, мәдәният, сәнгать сагында торулары өчен рәхмәт белдерде һәм җиңүчеләргә «Тәртип» радиосында музыкаль котлауларга сертификатлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International