Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатыннан, шәһәрнең кайбер предприятиеләрендә булды. Беренче объект Зәй шәһәренең «Завод Техно» ҖЧҖ филиалы булды. Биредә бүгенге көндә предприятиедә инвестицион һәм финанс өзеклекләре, тулы булмаган эш белән тәэмин итүгә күчү яки хезмәткәрләрне кыскарту куркынычы тормыймы дигән мәсьәләләр каралды. Филиал директоры Андрей Мамонтов район башлыгына җитештерү процессын туктатырга җыенмаулары, кыскартулар һәм хезмәткәрләрне тулы булмаган эш көненә күчерү планлаштырылмавы, предприятиенең элек расланган график буенча эшен дәвам итәчәге, март аенда хезмәт хакын арттыруның планлаштырылган 5% ка җиткерелүе турында билгеләп үтте. Разиф Галиевич бүген эш визиты белән булган калган ике объектта да хәл шулай ук тотрыклы саклана: Зәй ГРЭСЫ үз эшен гадәти режимда дәвам итә, станциядә импортны алыштыру мәсьәләсе уңышлы дәвам итә. «Зәй» агросәнәгать паркы да үз эшчәнлегендә яңа юнәлешләр эзли, үзмәшгульләр, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән актив эш алып барыла. Разиф Галиевич предприятие җитәкчеләренә килеп туган хәлдә җайга салынган эшләре өчен рәхмәт белдерде, аларны киләчәктә дә хезмәт җитештерүчәнлеген, хезмәт коллективларын һәм лаеклы хезмәт хакын саклап калырга чакырды.