Муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы укучылар һәм педагогик хезмәткәрләр өчен "К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры" куйган спектакльләрне бушлай карау өчен экскурсия оештырылды. 24 нче мартта «К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры”на М.Мәһдиевнең “Без-кырык беренче ел балалары” әсәре буенча эшләнгән спектакльгә Зәй муниципаль районыннан 42 укучы белән 4 нче мәктәп һәм Татар гимназиясеннән 3 укытучы җибәрелде. Укучылар арасында күп балалы һәм тормыш шартлары авыр булган, тәрбиягә алынган гаиләләрдә яшәүче, “ЮНАРМИЯ” һәм Рәсәй укучылар хәрәкәтләренә йөрүче балалар, балалар иҗтимагый оешмалары активистлары һәм олимпиадада җиңүчеләр бар иде.