«Балачакны яклау инициативасы» конкурсы үткәрелә

2022 елның 24 марты, пәнҗешәмбе
Балаларны һәм яшьләрне хәзерге көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне формалаштыруга җәлеп итү, балаларның һәм аларның законлы мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, перспективалы проектларны һәм башка мөһим инициативаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, балигъ булмаганнарның социаль активлыгын һәм хокукый культурасын үстерүгә ярдәм итү максатыннан, 2022 елның 28 мартыннан 15 сентябренә кадәр «Балачакны яклау инициативасы» (алга таба – Конкурс) II Республика проектлар конкурсы үткәрелә. Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Балалар Советы. Конкурста 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм аларның әти-әниләре (законлы вәкилләре), балаларның уку һәм иҗат коллективлары, балалар иҗтимагый оешмалары катнаша ала. Элемтә өчен телефон: 8-(843) 236-61-49.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International