11 мартта туган якны өйрәнү музеенда шәһәребезнең 370 еллыгына багышланган «Туган як буйлап сәяхәт» дигән викторина узды. Бу чарада 1 нче мәктәпнең 7 Б сыйныф укучылары катнашты. Башта «Зәй тарихы буенча очерклар», «Зәй миллионнары» һәм «Зәй энциклопедиясе» китаплары авторы В.С. Малаховның хезмәтләре буенча төзелгән презентация күрсәтелде. Презентация үз эченә танылган зәйлеләр турында мәгълүматны алды. Укучылар материалны бик яхшы үзләштерделәр. Викторина вакыты җиткәч, алар, сораларга яхшы итеп җавап бирделәр, җавапсыз калган бер генә сорау да булмады.