Зәй районында Саварни бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 11 марты, җомга

Бүген Гулькин төп гомуми белем бирү мәктәбендә чуаш гореф-гадәтләрен саклап, Саварни бәйрәме үткәрделәр. Кыш озату бәйрәмен барлык төр халыклар, шул исәптән чуашлар да оештырдылар. Саварняны бәйрәм итү язгы көн белән төн тигезләшүгә туры килә. Гадәттәгечә бәйрәм табыннары мул, анда коймак, ботка, камыр ризыклары күп әзерләнгән иде. Яшьләр ат һәм чаналарны яулык, чигүле сөлге һәм кыңгыраулар белән бизәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International