Район муниципаль хезмәткәрләре командасы чаңгы ярышлары буенча 2 урынны яулады

2022 елның 11 марты, җомга
Бүген Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан спортчылар катнашты. Һәр районнан стартка иң әзерлекле чаңгычылар командалары чыкты, һәр район җыелма командасы составында - 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз. Хатын - кызлар-1 км, ир-атлар 3 км дистанцияне уздылар.Зәй муниципаль районы командасы, Уразайкин Петр, Гадершин Илфат, Токмакова Татьяна һәм Митянина Елена составында, республика әһәмиятендәге шәһәрләр белән районнар арасында, беренче төркемдә икенче урынны яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International