Зәйдә балалар Бөтендөнья язучы көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Үзәк китапханәдә 2 нче урта мәктәп укучылары өчен Бөтендөнья язучылар көненә багышланган кичә узды. Чара барышында презентацияләр ярдәмендә балалар бәйрәмнең тарихын һәм анын 1986 елдан бирле билгеләнеп үтүен белделәр. Укучылар яраткан язучыларының кыскача биографияләре, аларның бу көнгә әзерләнгән китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әсәрләре белән таныштылар. Аннан соң «Бу әкиятләрнең гүзәллеге» дигән әдәби викторинада бик теләп катнаштылар. Китап ярдәмендә балалар дөнья буйлап сәяхәт кылдылар, күп кенә әсәрләрнең акыллы, күңелле һәм батыр геройлары белән очраштылар. Укучылар А. С.Пушкин, С.Маршак, Н.Носов, С.Михалков, К.Чуковский, Б.Заходер, К. Паустовский, Э.Успенский һ. б. авторларның әсәрләренең геройларын атадылар, «Без нинди китаплардан» дигән әдәби уенда бик теләп катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International