Авиабилетлар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе
Россиянең Көньягында аэропортлар эшен вакытлыча туктатып торуга бәйле рәвештә, Россия Транспорт министрлыгының оператив штабы һәм Роспотребнадзор игътибар юнәлтә. Һавада пассажирлар йөртү кагыйдәләре буенча рейс юкка чыгарылган яки тоткарланган, пассажирлар ташу маршруты үзгәргән яисә расписание буенча башкарылмаган очракта, пассажирлар һава транспорты өчен түләнгән акчаны кире кайтарырга хокуклы дип билгеләнә. Форс-мажор шартларын, аерым алганда, 24 февральдә Россиянең көньяк аэропортлары эшен туктатып торуны, шулай ук авиакомпанияләр тарафыннан рейсларны башкару мөмкинлеге булмауны исәпкә алып, гамәлдән чыгарылган рейсларның пассажирлары билет өчен акчаны кире кайтарырга яки билетларны башка даталарга алыштырырга мөмкин, дип хәбәр итәбез. Моның өчен авиапассажир йөртүчегә яисә билетлар сатып алынган оешмага мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле гариза бирергә кирәк. Кулланучылар өстәмә консультацияләр, шулай ук пассажирлар ташучыларга гаризалар язганда ярдәм сорап Роспотребнадзорның тиешле территориаль органнарына мөрәҗәгать итә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International