Зәй егете Антон Тимашов-чаңгы буенча Россия Кубогы финалы җиңүчесе

2022 елның 27 феврале, якшәмбе
23-27 февральдә Төмән шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы финалы узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында «Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБУ тәрбияләнүчеләр дә чабышты. Барлык шәхси ярышларда Тимашов Антон бик яхшы чыгыш ясады. Ярышларның беренче көне- 23 февральдә ирекле стиль белән 15км дистанциядә Антон 2 нче урынны алды. 24 февральдә спортчылар классик стиль белән спринтта иң көчлеләрне ачыкладылар. Монда Антон бронза медаль яулады. 27 февраль- ярышларның соңгы көнендә 30км дистанциягә скиатлон буенча ярышта (классик стиль белән 15км., ирекле стиль белән 15 км) Антон финиш сызыгына кискен көрәштә, 1,4 секундка икенче призерны отып, җиңү яулады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы команда зачетында 1 нче урынны яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International