Зәй мәдәният хезмәткәрләре еллык эшчәнлекләренә йомгак ясадылар

2022 елның 25 феврале, җомга
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда район мәдәният идарәсенең кече коллегиясе булып узды. Коллегия эшендә район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Эдуард улы Галиев, мәдәни-ял учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибе буенча мәдәният идарәсе җитәкчесе Камалова Регина Николаевна, Югары Нәлим авыл мәдәният йорты режиссеры Сибгатуллин Фикрәт Рәфыйк улы, «Энергетик» мәдәният сарае директоры Ревина Светлана Юрьевна чыгышлары тыңланды. Коллегия иң яхшы мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International