Социаль хезмәткәр мәктәбе

2022 елның 25 феврале, җомга
24 февральдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәр мәктәбенең чираттагы дәресе булды. Лекциянең тематикасы социаль хезмәткәрләрдә барлыкка килүче сорауларны аңлатуга юнәлдерелгән иде. Дәрес барышында гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтүне, пенсия белән тәэмин итүне, пособиеләр һәм башка социаль түләүләр бирүне, социаль ярдәм чараларын үзгәртүне регламентлаучы законнар нигезләренә аерым игътибар бирелде. Алган белемнәрен социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга җиткерәләр, үзгәрешләр турында аңлаталар, бу исә өлкәннәргә илдәге барлык хәлләрдән хәбәрдар булырга ярдәм итә. Социаль хезмәткәр мәктәбен үткәрү социаль хезмәткәрләрнең һөнәри дәрәҗәсен һәм компетентлыгын арттыра. Уку азагында яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 таралуны кисәтү чаралары турында инструктаж үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International