Зәй муниципаль районының шәһәр төзелеше Советы тарафыннан автовокзал территориясен алга таба файдалану буенча ачык тавыш бирү үткәрү турында карар кабул ителде. Зәйлеләргә сайлап алу өчен ике проект тәкъдим ителгән, аларны Зәй эшкуарлары гамәлгә ашырырга әзер: «Күпфункцияле комплекс» проекты һәм «Спорт-күңел ачу үзәге» проекты. Тавыш бирү 9 февральдән 16 февральгә кадәр уздырыла. Тулырак мәгълүмат: https://vk.com/wall-31014101_66864 яки https://www.instagram.com/p/CZwh-LBqMgG/?utm_medium=copy_link