Өй шартларында коронавирус йогышын профилактикалау өчен: өйгә кайткач кулларыгызны яки кул киемнәрегезне спирт булган антисептик белән эшкәртегез. Аяк киемегезне салыгыз һәм аны өйдәге аяк киеменә алыштырыгыз. Дезинфекция чарасы белән керү ишеге тоткасын, ут сүндергечне һәм дезинфекция чарасы булган савытның тышкы өслеген сөртегез. Битлек һәм кул киемегезне салыгыз һәм аларны юкка чыгарыгыз. Кул һәм битләрегезне сабын белән җентекләп юыгыз. Көнгә бер тапкыр юу-дезинфекция чаралары белән бүлмәләрне дым белән чистартыгыз. Биналарны мөмкин кадәр ешрак җилләтегез. Чит кешеләр фатирга кереп чыккач, ут сүндергечләр, ишек тоткалары, су краннары һ.б. объектларны сөртегез. Йортта COVID-19 белән авыручы булган очракта өйне ничек җыештырырга: йортта COVID-19 белән авыручы булган очрактта өйне җыештыру таләпләре тагын да арта. Вирус һавада, өслектә, санитар-техник җиһазларда, кулларда, савыт-саба, кием-салымда, көнкүреш-куллану предметларында һ.б. булырга мөмкин. Савыт-саба һәм киемне термохимик яки термик дезинфекцияләүне савыт-саба юу яки кер юу машиналарында башкарырга мөмкин (температура 600 С тан да ким булмаска тиеш). Куллану предметларын дезинфекция эретмәсе белән юарга яки сиптерергә кирәк була.