Зәй шәһәре Советының чираттагы утырышы узды

2022 елның 8 феврале, сишәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында дүртенче чакырылыш Зәй шәһәре Советының унсигезенче утырышы узды. Утырышны Совет рәисе Кәримов Разиф Гали улы алып барды. Аның көн тәртибенә Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Садртдинов Роберт Рафаил улының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә кертелде. Зәй шәһәре Советы карары белән, Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкару Әдиб Габделбәр улы Габдрәхимовка йөкләнде һәм Зәй шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазыйфасына конкурс игълан ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International