18 гыйнварда 6 нчы мәктәптә район башлыгы Р.Г. Кәримов, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Яңа шәһәр гражданнары җыены үтте. Разиф Галиевич халык алдында ясаган чыгышында 2021 елда районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде һәм 2022 елга перспективалы юнәлешләрне билгеләде. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Р. Садретдинов Зәй шәһәрен төзекләндерү һәм үстерү буенча эшләрнең барышы белән таныштырды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Д.Е. Терентьев микрорайонның оператив хәле турында сөйләде, гражданнарны законнарны һәм иҗтимагый тәртипне сакларга, мошенниклардан сакланырга, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы һәм уяу булырга чакырды. Санитар-эпидемиологик хәл, йогышлы авыруларны профилактикалау, халыкны вакциналаштыру чаралары турында «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарындагы территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллин һәм Зәй районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Фатыйхов мәгълүмат бирделәр. Җыенга Р.Г. Кәримов йомгак ясады.