Зәй автомобиль юллары идарәсендә хезмәт коллективы җыелышы узды

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында Зәй «Татнефтедор» ҖЧҖ хезмәт коллективының отчет җыелышы булды. Коллектив алдында ясаган чыгышында Разиф Галиевич 2021 елда районның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләре турында сөйләде һәм 2022 елга перспектив юнәлешләрне билгеләде. Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Ганске Александр Владимирович предприятиенең 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2022 елга куелган бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясады. Предприятие тарафыннан 2021 елда 525 млн. сумлык эш башкарылган һәм хезмәт күрсәтелгән, 46 мең тонна асфальт-бетон җитештерелгән һәм салынган. Хезмәткәрләрнең уртача саны 112 кеше, уртача айлык хезмәт хакы - 49 742 сум тәшкил итә. Төп фондларны яңарту зарурилыгы сәбәпле, 2021 елда инвестицион программа буенча 16 млн. сумлык техника һәм җиһазлар сатып алынган. «Татнефтедор» ҖЧҖ нең Зәй филиалы хезмәтне саклауга зур игътибар бирә, бер ел эчендә һәр хезмәткәргә шул максатларда 26 мең сум акча тотылган. Идарә бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга салым һәм түләүләрне вакытында башкара. 2021 елда 23 млн. 170 мең сумлык салым һәм җыем күчерелгән. 2021 елгы эш нәтиҗәләре турында «Татнефтедор» ҖЧҖ директоры Гарифуллин Рөстәм Габделбарый улы да чыгыш ясады. Очрашу бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Юл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен механик ярдәмчесе Әгъләмов Рәшит Габдулла улы Россия Федерациясе транспорт министрының Рәхмәте белән билгеләп үтелде. «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ Мактау грамотасы асфальтобетон катнашмасы машинисты Юрий Леонидович Антоновка тапшырылды. Автогрейдер машинисты Павел Александрович Пайгильдинга «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ Рәхмәте белдерелде. «Татнефтедор» ҖЧҖ директоры Рәхмәте автомобиль йөртүче Борисов Александр Николаевичка, асфальт - бетон цехы башлыгы Искәндәров Айвар Рамил улына тапшырылды. Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән автомобиль йөртүчеләр Большаков Николай Петрович, Попов Владимир Николаевич, хезмәтне саклау белгече Нәсибуллин Рамил Шамил улы бүләкләнделәр. Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты юл эшчесе Музыкченко Михаил Анатольевич, эшләр бүлүче Грачева Ольга Леонидовна, автомобиль йөртүче Салашев Виктор Николаевичка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International