Бүген «Энергетик» мәдәният сарае хезмәткәрләре шагыйрь, театр һәм кино артисты, легендар җырлар авторы һәм башкаручысы В. С. Высоцкий истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль композиция үткәрделәр. Аның гаять популярлыгының сере нәрсәдә? Бу һәм башка сорауларга очрашуны алып баручы җавап бирергә тырышты. Күпләр өчен шагыйрь белән мондый танышу чын-чынлап ачыш булды. Әлбәттә, әдәби-музыкаль композиция Владимир Высоцкийның шигырьләре һәм җырлары белән тулыландырылды. Укучылар Высоцкий башкаруындагы җырлар һәм театр монологларының язмаларын, рухи-фәлсәфи яктан тирән эчтәлекле һәм күп нәрсә турында уйланырга мәҗбүр итә торган шигырьләрен тыңладылар, Бөек Ватан сугышына багышланган җырларга аерым игътибар бирелде. Высоцкий - танылган шәхес, аның иҗаты белән эле киләчәк буыннар да кызыксыныр һәм яратып тыңлар.