Көзге культуралар "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре контролендә

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Уҗым культураларының торышын билгеләү һәм бәяләү өчен аларны кышлату чорында системалы контроль үткәрергә кирәк. Чәчүлекләрдә үсемлекләрнең тормышка яраклылыгын, начар факторлар белән зарарлану дәрәҗәсен үз вакытында билгеләү һәм чәчүлекләрне вакытында карау мөһим. Зәй районында 2022 ел уңышы өчен көзге культуралар 15 597 га мәйданда чәчелгән, шулардан 14 216 га-көзге бодай, 938 га-көзге арыш, 443 га-көзге рыжик. Кыш көне көзге культуралар тыныч хәлдә, ул хәләт язга кадәр дәвам итәчәк. Әмма «Россельхозцентр» филиалы белгечләре һәм аграрчылары өчен бу тынычлык бары тик шартлы гына. Хәзер басуларда үсемлекләрнең тормышка яраклылыгын, начар факторлар белән зарарлану дәрәҗәсен үз вакытында билгеләү һәм чәчүлекләрне вакытында карау мөһим. «Россельхозцентр» ның Татарстан Республикасы буенча филиалы Зәй районы бүлеге белгечләре атна саен «Фитомониторинг» программасында көзге культураларның торышы турында белешмәләр кертәләр, анда геолокация күрсәтелә, фотоматериаллар беркетелә, тикшерү нәтиҗәләре күрсәтелә: үсемлекләр саны ( 1кв м.га) , кар катламы биеклеге, боз катламы булу, куаклану төененең тирәнлегендә туфрак температурасы, үсемлекләрдәге шикәр микъдары, басуларның кар белән каплануы, туфрак туңдырылу тирәнлеге. Агымдагы елның 17 гыйнварына районда көзге культуралар чәчүлекләрендә кар катламының калынлыгы уртача 23-45 см тәшкил итә (норма 13-30 см санала). Туфракны туңдыру 35 тән 59 см. га кадәр. Куаклану төенендә туфрак темпертурасы -2,8дән -3.2°С кадәр. Әйтергә кирәк, көзге бодай куаклану үзәге дәрәҗәсендә -16 °С, көзге арыш – 18 °С га кадәр салкыннарга түзә. Районда шулай ук «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан, кышка чыдамлылык сәләтен билгеләү максатыннан, көзге бөртекле культураларның үсемлекләре куаклану төеннәрендә шикәр микъдарына (төп энергия чыганагы, аның хисабына үсемлекләрнең кышкы чорда тормыш эшчәнлеге процесслары уза) анализ ясалды. Уҗымнар яхшы хәлдә, шикәр микъдары норма чикләрендә, уҗымнарның үлүе 3% тан артмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International