Үзәк балалар китапханәсендә «Туган ягым»танып-белү сәгате үткәрелде

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе
Зәй шәһәренең 370 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә «Тиремкәй» балалар бакчасының ике өлкән төркем балалары өчен, 11 гыйнварда «Минем Туган ягым» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре бүлекләр буенча сәяхәт оештырдылар, язылу кагыйдәләре турында сөйләделәр, тематик күргәзмәләр белән таныштырдылар. Уку залында балалар Зәй шәһәренең барлыкка килү тарихы белән таныштылар һәм «Чал тарихлы шәһәр» дип исемләнгән мультипликацион фильм карадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International