Зәйдә яңа елдан традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Быел беренче ярминкә 15 гыйнварда узачак. Сәүдә рәтләре «Энергетик» мәдәният йорты мәйданында урнашачак. Гадәттәгечә зәйлеләргә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар үз продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Сәүдә, санитар кагыйдәләрне һәм чараларны исәпкә алып, Роспотребнадзор таләпләрен үтәп алып барылачак.