30 декабрьдә Бура-Киртә авылы клубында халык өчен бәйрәм кичәсе узды. Бу көнне бөтен авыл кунаклары Яңа ел чыршысы янына җыелдылар, бер-берсен бәйрәм белән котладылар, күршеләренә яңа елда иң яхшы теләкләрен җиткерделәр. Кунаклар өчен күңелле музыка яңгырады, төрле кызыклы конкурслар һәм биюләр үткәрелде. Яшьләр һәм өлкән буын да бергә биеделәр, хәтта парлап ярышларда да катнаштылар. Кунакларга салкын булмасын өчен, урамда коймак пешереп, кайнар чәй бирделәр. Кыш бабай белән Кар кызы да килгән иде, балалар һәм өлкәннәр белән бергәләп әйлән-бәйлән, уеннар уйнадылар, биеделәр. Әлеге күңелле чаралар үтүче клуб «Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән.