«Россельхозцентр»ның Зәй филиалы белгечләре көзге культураларның торышын тикшерә

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Зәй районара бүлеге белгечләре район хуҗалыклары агрономнары белән берлектә көзге культураларның монолитларын сайлап алу эшләрен башкаралар. Тикшерү нәтиҗәләре чәчүлекләрнең тормыш сыйфатын алдан билгеләргә һәм сыйфатлы ашлык нәтиҗәләренә ирешү өчен аларны язгы тәрбияләү чараларын: тукландыру, фунгицидлар һәм гербицидлар белән эшкәртүне планлаштырырга мөмкинлек бирә. Зәй районында көзге культураларның чәчү мәйданы 15154 гектар тәшкил итә, шуның 938 гектары-көзге арыш һәм 14216 гектары-көзге бодай. «Зәй шикәре» агрофирмасы «Сәвәләй» бүлекчәсендә 261 га көзге бодай монолиты алынды, Прииртышский сорты, элита репродукциясе, сидераль парга чәчелгән, чәчү 2021 елның 28-29 августында үткәрелгән. Көзге бодай үсемлекләре кышка куаклану фазасында керде. Кар катламының биеклеге 8-10 см. Куаклану төененең тирәнлегендә туфрак температурасы -6,3Сº. Боз катламы юк. Шулай ук 72 га мәйданнан көзге бодай монолиты алынды, Умка сорты, элита репродукциясе, сидераль парга чәчелгән, чәчү 2021 елның 20 августында үткәрелгән. Көзге бодай үсемлекләре кышка куаклану фазасында керде. Кар катламы биеклеге 10-20 см. Куаклану төененең тирәнлегендә туфрак температурасы -5,6Сº. Боз катламы 0,1 см. «Зәй шикәре» агрофирмасы «Чыбыклы» бүлекчәсендә 34 га мәйданнан көзге арыш монолиты алынды, сорты Зилант, ПР1 репродукцияле, сидераль парга чәчелгән, чәчү 2021 елның 12 августында башкарылды. Көзге арыш үсемлекләре кышка куаклану фазасында керде. Кар катламының биеклеге 13-18 см. Куаклану төененең тирәнлегендә туфрак температурасы -5,9Сº. Боз катламы юк. «Восток» агрофирмасы «Сарсаз Баграж» бүлекчәсендә 129 га мәйданда көзге бодай монолиты алынды, Умка сорты, элита репродукциясе, 2021 елның 20-22 августында чәчелде. Үсемлекләр кышка куаклану фазасында керде. Шулай ук 54 га мәйданнан көзге бодай монолиты алынды, Умка сорты, элита репродукциясе, сидераль парга чәчелгән, чәчү 2021 елның 19 августында үткәрелде. Көзге бодай үсемлекләре кышка куаклану фазасында керде. Боз катламы юк. «Восток» агрофирмасы «Нива» бүлекчәсендә көзге бодай монолиты алынды, Скипетр сорты, 2 нче ел элита репродукцияле, чәчү 2021 елның 24-25 августында. Үсемлекләр кышка куаклану фазасында керде. Кар катламы биеклеге 10-11 см. Куаклану төененең тирәнлегендә туфрак температурасы -6,7Сº. Боз катламы 0,1 см. Шулай ук 112 га мәйданнан көзге бодай монолиты алынды, Прииртышская сорты, элита репродукциясе, чиста парга чәчелгән, 2021 елның 19 августында чәчү үткәрелгән. Көзге бодай үсемлекләре кышка куаклану фазасында керде. Кар катламы биеклеге 15-16 см. Куаклану төененең тирәнлегендә туфрак температурасы -6,3Сº. Боз катламы 0,1 см. Монолитлар 2021 елның 28 декабрендә сайлап алынды, көндезге һава температурасы -14-17 Сº. "Район басуларында кар катламының тирәнлеге 3-18 см тәшкил итә, боз катламы 0,1 см булган басулар да бар. Уҗымнарны куаклау төененең минималь температурасы -2...-9ºС, бу көзге культуралар кышлау өчен куркыныч түгел. Кар катламы булмаган басуларда тагын да катгыйрак шартлар булуы мөмкин, һава температурасының түбән булуы туфрак температурасының тагын да түбәнәюенә сәбәпче булырга һәм көзге культураларның үсентеләренә зыян китерергә мөмкин. Яуган кар көзге культура үсемлекләренә температураның түбәнәюен кичерергә ярдәм итә. Кар биеклеге 15 см булганда, көзге бодай кыска вакытлы салкыннарга, -33 градуска, ә кар катламы 3-4 см булганда -20…-26 ºС кадәр салкыннарга түзәргә сәләтле. Көзге культураларның туңуының критик температурасы күпчелек очракта шытымнарның куаклану дәрәҗәсенә бәйле. Көзге бөртекле культураларның куаклау нормасы булып үсемлекләрдә 3тән 5кә кадәр тармаклану санала. Көзге культураларның яшәү сәләте тукымаларны тетразол белән буяу ысулы аша билгеләнде. Куаклану төененең киселеше тулысынча кызыл төскә буялуы – үсемлекләрнең тере, зыян күрмәгән булын күрсәтә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча көзге культураларның яшәү сәләте 99% тәшкил итә», - дип хәбәр итте Зәй филиалы җитәкчесе З.Э. Тәхаутдинова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International