Татарстан Республикасында «Яңа ел белән, ветеран!» акциясе башланып китте. Аны үткәрү вакытында Бөек Ватан сугышы ветераннарына азык-төлек җыелмалары тапшырылачак. Шушы көннәрдә Зәйдә яшәүче алты Бөек Ватан сугышы ветеранына: Василий Емелин, Әхтәм Латыйпов, Валентина Лыкова, Леонид Мачтаков, Анна Моисеева һәм Барый Сөләймановка азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Аларны яңа ел бүләкләре белән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина, «Бердәм Россия» партиясенең Зәй җирле бүлеге башкарма сәркатибе Ирина Ситникова котлады. Ветераннар үзләренә күрсәтелгән игътибар өчен, район җитәкчелегенә ихлас күңелдән рәхмәт белдерделәр, яңа елда барсына да ныклы сәламәтлек теләделәр.