Зәй-2 микрорайонында яңа ел чыршысы ачылды

2021 елның 25 декабре, шимбә
Бүген Зәй-2 микрорайонында яңа ел чыршысы ачылды. Микрорайонда яшәүчеләрне һәм чарага җыелган кунакларны район башлыгы Р.Г. Кәримов исеменнән якынлашып килүче яңа 2022 ел белән аның урынбасары Петр Уразайкин котлады. Петр Сергеевич барысына да яңа елда нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар, барлык эшләрендә уңышлар, оптимизм һәм иртәгәсе көнгә ышаныч теләде. Үзешчән сәнгать артистлары чыгышы бәйрәмгә җыелучыларга бәйрәм, Яңа Ел кәефе бүләк итте. Зәй җирендә тагын бер чыршы - Яңа ел символы кабынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International