Зәйдә 2021 елга йомгак ясадылар

2021 елның 24 декабре, җомга

Бүген Зәйдә 2021 елга йомгак ясауга багышланган бәйрәм чарасы узды. Чара район башлыгы Р.Г. Кәримов һәм дәрәҗәле кунаклар катнашында «Яшьлек» боз сараенда узды. Анда шәһәр һәм район Советлары депутатлары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм районның хезмәт коллективлары вәкилләре чакырылган иде. 2021 ел нәтиҗәләре буенча доклад һәм котлау сүзе белән район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы чыгыш ясады. Ул районның төрле тармакларындагы төп казанышларны билгеләп үтте, зәйлеләргә район үсеше өчен нәтиҗәле хезмәтләре, туган якка мәхәббәт, традицияләргә тугрылыклы булганнары өчен рәхмәт белдерде. Төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләүче 40 тан артык кеше лаеклы бүләкләр алды. «Энергетик» мәдәният йортының үзешчән сәнгать җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде. «Шатлык «социаль ярдәм үзәге» социаль эш буенча белгече Әлфия Ханнановага Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде, мәдәният идарәсенең баш хисапчысы Альмира Блиновага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты тапшырылды. «Энергетик» мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы җитәкчесе Александр Шамов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Күпьеллык намуслы хезмәте, ирешкән уңышлары, төрле тармакларда үрнәк хезмәте өчен 14 кеше Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде, 17 кеше Зәй муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Конкурс комиссиясе карары белән «Ел җитәкчесе-2021» номинациясендә Зәй шәһәренең «Техно заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы директоры Андрей Мамонтов җиңүче дип табылды. Бүләкләнүчеләр арасында политехник колледж студентлары да бар, алар Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) региональ чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар: Никита Акатьев- «Электр тапшыру кабель линияләрен эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүче, Сергей Демеев - «Электр тапшыру кабель линияләрен эксплуатацияләү» компетенциясендә 2 урын, Елена Бормотина - «Икмәк пешерү» компетенциясендә 3 урын һәм Максим Саврушев - «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә 3 урын алган. Шулай ук чарада «Кышкы әкият»- иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына йомгак ясалды. Алты номинациядә җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләрне район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев тапшырды. Үз номинацияләрендә беренче урыннарны «Татэнерго» акционерлык җәмгыяте филиалы - Зәй ГРЭСЫ, «Татнефть – АЗС Центр» ҖЧҖ, «Энергетик» мәдәният йорты, 4 нче мәктәп, «Ышаныч» ШМШ, Түбән Биш авыл җирлеге яулады. Чара зур бәйрәм концерты белән тәмамланды. Зәйлеләрне якынлашып килүче 2022 ел белән районның үзешчән сәнгать артистлары, шулай ук Ясмин, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Марат Галиев, Фирдүс Тимаевлар котладылар һәм үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр. Районда 2021 нче ел Туган як елы исеме астында узды, 2022 нче ел - Зәй шәһәренең 370 еллыгы елы,- дип игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International