Яңа технология: «Үсеш ноктасы» үзәкләре мәгарифне үзгәртә

2021 елның 24 декабре, җомга

«Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында 2021 елның 1 сентябрендә Зәй муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Үсеш ноктасы» дип аталган табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге мәгариф үзәге ачылды. Табигый-фәнни профиль тикшеренү кызыксынуын үстерүгә һәм математик фикерләү нигезләрен формалаштыруга ярдәм итә. Ул табигый белемнең хәзерге торышы турында комплекслы күзаллау бирә һәм укучыларның тормыш турында фәннәрне өйрәнүгә бәйле булган белем бирү ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Дәрестән тыш эшчәнлек курсы кысаларында укучылар BITronicsLAB нейротехнология буенча цифрлы лаборатория белән танышалар, иң өсте мускулларының электромиграммасын төшерергә һәм ноутбук экранында күрсәтелгән график буенча тикшеренүләр үткәрә алалар. «Үсеш ноктасы» үзәкләренең заманча җиһазлары: приборлар, инструментлар, биология, химия, физика буенча тәҗрибәләр өчен төрле препаратлар ярдәмендә укучылар табигый-фәнни цикл предметларына кызыксынуны арттырачак, үз организмыңны тикшерергә, алынган цифрлы мәгълүматларны анализларга һәм тиешле нәтиҗәләр формалаштырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International