«Ялта-Зәй» спорт комплексы үзәк бинасында гадәти булмаган сәнгать иҗаты күргәзмәсе ачылды

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе
22 декабрьдә «Ялта-Зәй» спорт комплексы үзәк бинасы фойесында 2021-2022 елгы чаңгы сезоны башлануга багышланган сәнгать иҗаты күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәне үткәрү идеясе федерациянеке иде. Күргәзмәдә катнашучының иң кечкенәсенә-8, иң өлкәненә-14 яшь. Яшь рәссамнарның эшләрендә чаңгы спортына хас булган күп төрле уй-кичерешләр, матурлык чагылыш тапты. Укучылар белән бергә талантлы педагоглар – рәссамнарның эшләрен дә тәкъдим иттеләр, алар арасында Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, югары категорияле педагог Сергей Дмитриев, югары категорияле педагог, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Елена Дмитриева, югары категорияле педагог, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе иясе Венера Васильева, югары категорияле педагог Алия Степанова, беренче категорияле педагог Эльвира Бәширова, беренче категорияле педагог Лилия Галимова да катнашты. Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов үзенең сәламләү сүзендә яшь рәссамнар иҗатының аеруча мөһимлеген билгеләп үтте. Разиф Галиевич балаларны мәктәптән тыш уңышлы дебют белән котлады, зур иҗади юл теләде. Район башлыгы шулай ук талантлы яшьләргә ярдәм итүче федерация президенты Илшат Шәех улы Фәрдиевка ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерде. Ә күргәзмәдә катнашучылар федерациядән татлы бүләкләр һәм аның президенты Илшат Фәрдиев имзалаган Рәхмәт хатлары алдылар. Бүләкләнүчеләр арасында үз һәм башкарылган эш исемнәрен ишетү балалар һәм укытучыларга күңелле булды: Насыйрова Айсылу, (12 яшь) «Искиткеч финиш»; Әхтәмова Рената, (9 яшь) «Йөзгә кар»; Әхтәмова Динә, (12 яшь) «Җиңүчеләр»; Мәрданшина Алисә, (9 яшь) «Булачак чемпионнар»; Сәхапова Ислания, (14 яшь) «Яшьләр чаңгыда»; Сабирова Диләрә, (12 яшь) «Булачак спортчылар»; Шохирев Егор, (11 яшь) «Финиш»; Алейникова Полина - (12 яшь) “Чаңгыны яратучылар”; Кожевникова Виктория (11 яшь) “Җиңү”; Зыкова Полина, (11 яшь) “ Урманда йөрү”; Зарипова Сәгъдия, (9 яшь)”Чаңгы йөрү”; Гәрәева Камилә, (13 яшь) «Таудан югарырак»; Филиппова Кристина, (9 яшь)”Чаңгыда шуарга яратам”; Муразова Ләйлә, (9 яшь) «Көтелмәгән очрашу»; Кәбирова Сәмирә, (13 яшь) «Җилдән җитезерәк»; Йосыфова Ләйлә, (12 яшь) «Җиңү»; Сафронова Полина, (10 яшь) «Чаңгы узышы»; Дятлова Зарина, (9 яшь) «Кичке йөрү»; Сметанина Аврора, (11 яшь) «Олимпия уеннарын каршылап»; Агеева Валерий (10 яшь) «Кояшлы көн». ТР чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясенең рәхмәте Зәй балалар сәнгать мәктәбенә белдерелде. Күргәзмә гыйнвар уртасына кадәр дәвам итәчәк, аны башка ярышларда катнашучылар һәм "Ялта-Зәй" талантлар Университетының "Сириус" республика программасы буенча шөгыльләнүчеләр дә карарга өлгерәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International